Нәсел агачы

Нәсел агачы

  • 27 сентября, 2020

Максат: Нәсел агачы, нәсел шәҗәрәсе турындагы белемнәрне тирәнәйтү, бик борынгы нәсел шәҗәрәсе үрнәкләре белән таныштыру, Ф. Гыйрфановның “Болгар ханнар” исемле картинасы ярдәмендә борынгы Болгар ханнары белән таныштыру, укучылар үзләре төзеп килгән шәҗәрә үрнәкләре белән танышу, Г.Латыйп, Әхмәт Рәшитнең шигырьләре белән танышып, фикер уртаклыгын аңлату.

Бурычлар:

1) Борынгы болгар ханнарының нәсел шәҗәрәсен кулланып, илебез тарихы белән таныштыру.

2)Нәсел агачы, нәсел шәҗәрәсе турындагы белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү;гаиләләрнең шәҗәрәләре белән танышу.

3) Халыкның тарихи  үткәненә кызыксыну уяту, үз халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Регулятив: дәрестә өйрәнгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы  әһәмиятен ачыклау, дәрестә эшләгән эшкә нәтиҗә ясый белү.

Коммуникатив: диалогта катнашу, укуытучы соравына җвавп бирү, үз фикереңне төгәл һәм аңлаешлы итеп белдерү.

Шәхси: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру, өлкәннәрне хөрмәт итү,әти-әнине ярату.

Танып белү: кирәкле мәгълүматны төрле чыганаклардан эзләп таба белү, телдән нәтиҗә чыгара белү.

Материал: әдәби уку дәреслеге, 4 класс, 1 кисәк, 59-62 нче битләр, мөстәкйль эш дәфтәре, 20 нче бит.

Җиһазлау: Ф. Гыйрфановның “Болгар ханнар шәҗәрәсе” картинасы , китаплар күргәзмәсе, “Болгар күренешләре” слайдлар, укучылар төзегән шәҗәрәләр.

Дәрес барышы

I.Оештыру өлеше, мотивация.

— Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

Диңгез дисәм, болын дисәм, дисәм кара урманым,

Бу, чыннан да, үз телемне-татар телен барлавым.

Чәчәк кебек кырлар дисәм, чәчәк, дисәм ак карны

Шулай матур атап әйткән башка берәр тел бармы?

Шикәрем, балым, дисәм дә, бал тәмен тоям телдә.

Чын татар гамәле булыр-сөйләшик туган телдә!(Бикә Рәхимова “Газиз телем”)

II. Актуальләштерү

Өч кеше юлдан таш төягән арба этеп бара икән. Боларга юлчы очраган: Сез нишлисез? — дип сораган ул. Беренчесе: “Мин, хәлдән таеп, таш төягән арба этәм”, — дигән. Икенчесе: “Мин ипилек акча эшлим”, — дигән. Өченчесе: “Мин гаҗәеп гүзәл сарай төзим”, — дигән. Алар өчесе бер үк эшне башкарган, ләкин эшкә карашлары төрлечә булган. Сезнең дә бүгенге дәрестә башкарган эшегез “Гүзәл сарай төзим”-дип әйтерлек булсын, дигән теләктә әдәби уку дәресен башлыйбыз. Иң элек өй эшләрен тикшерик.

III. Яңа материалны аңлату.

1. “Пәйгамбәләр шәҗәрәсе” (дәреслектәге 62-63 нче битләр) рәсеме буенча әңгәмә үткәрү. Шәҗәрә төзү – шәҗәрә агачы һәм буыннар тезмәсен барлау белән генә чикләнми. Нәсел, гаилә тарихы ул илнең дә тарихы. Ул һәр кешенең эшенә һәм тормыш юлына, күпсанлы кардәш-ыруның бәйләнешләренә ачыклык кертә. Гаилә тарихы аша кеше үзенең кемлеген, чыгышын, бу якты дөньяга нинди эшләр башкарырга килгәнлеген, туган нигезенең үткәнен, халкының тарихын, килеп чыгышын ачыклый ала. 

2. “Шәҗәрә”, “нәсел агачы” сүзләренең бер үк мәгънә белдерүен исләренә төшерү.

3. Әхмәт Рәшитнең “Нәсел агачы” шигырен чылбыр буенча уку.

4. Галимҗан Латыйпның “ Минем нәсел” шигырен уку өстендә эш.

5. Сүзлек эше. (Милләт — тел, территория, яшәү рәвеше, культура уртаклыгы нигезендә бергә берләшкән халык. Килмешәк-каян да булса килгән, үз булмаган, чит кеше)

IV. Ял минуты

V. Белемнәрне беренчел ныгыту.

1. “Музей йорты”на барып, Ф. Гыйрфановның “Болгар ханнары шәҗәрәсе” картинасы белән танышу.

2. Дәреслекнең 64-65 нче битләрендәге биремнәр буенча картинаны җентекләп өйрәнү. Әңгәмә кору.

3. Сорауларга җавап бирү.

— Син үз гаиләңнең  нәсел агачын беләсеңме? (Өйдә ясап килгән шәҗәрәләрне күрсәтеп һәрбер укучының сөйләп чыгуы)

— Җиде буын бабаларны белү ни өчен кирәк?Сыйныфта синең туганнарың бармы?

4. Дәреслекнең 64-65 нче битендәге сораулар  буенча “Нәсел агачы” шигыре турында сөйләшү.

VI. Ял минуты.

VII. Мөстәкыйль эш

1. «Без-татар балалары» шигырен сәнгатьле итеп укырга, мәгънәсе аңлашылмаган сүзләрне билгеләп барырга.(1 рәт)

2. “Татарларым” шигырен укып, мөстәкыйль эш дәфтәрендәге биремне үтәргә. (2 рәт)

VIII. Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.

1.  Мөстәкыйль эшне тикшереп, билгеләр кую.

IX. Дәрескә йомгак. Рефлексия.

  • Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
  • Син ниләр белдең?
  • Дәрестә өйрәнгәннәр сиңа кызык булдымы? Ни өчен?
  • Дәрестә нинди нәсел агачы турында сөйләштек, бер гаиләнеке генәме, яисә берәр милләтнекенме? Ни өчен шулай уйлыйсыз?

Өй эше: “Татарларым” шигырен ятларга.