Халкыбызның күңел бизәкләре

  • 4 ноября, 2022

Максат:

Укучыларны татар-милли гамәли сәнгате белән таныштыруны дәвам итү.

Аларны күн белән эшләргә өйрәтү, күн белән эшләү сәнгатенә кызыксыну уятү.

Укучыларда һөнәрчеләр эшенә мәхәббәт һәм иһтирам тәрбияләү, аларның хыялын үстерү, иҗади карашларын киңәйтү.

Аларның татар милли бизәкләре турындагы белемнәрен арттыру, билгеле бер җайга (системага) салу.

Күргәзмә әсбаплар: татар халык бизәкләре төшерелгән рәсемнәр, картиналар, түбәтәйләр, читекләр, түфлиләр, мендәрчекләр, күннән тегелгән киемнәр, сумкалар, акча, ачкыч, күзлек янчыклары.

Җиһазлау: төсле күн кисәкләре, әзер читек силуэтлары, клеенка, чүпрәк, җилем-момент, пумалалар.

Дәрес  барышы:

Укытучы: Балалар, әйтегез әле, без нинди республикада яшибез?

Укучы: Без Татарстан республикасында яшибез.

Укытучы: Әйе, балалар, бик дөрес әйттегез. Без Татарстан республикасында яшибез. Ә безнең республикада нинди милләт халыклары яши?

Укучы: Безнең республикада татарлар, руслар, марилар, чувашлар, удмуртлар яши.

Укытучы: Әйе, безнең республикада татарлар, руслар, марилар, чувашлар, удмуртлар яши, алар бик тату һәм дус яшиләр. Бергәләшеп төрле матур әйберләр ясыйлар, матур киемнәр тегәләр. Чигәләр.

Элек-электән, әби-бабаларыбыз заманында ук, матур итеп сөлгеләр, түбәтәйләр, келәмнәр чиккәннәр. Ә менә күннән өс киемнәре, аяк киемнәре теккәннәр. Алар гади генә итеп текмәгәннәр – аларга төрле-төрле бизәкләр ясап, чигеп теккәннәр.

-Балалар, хәзерге вакытта да күннән нәрсәләр ясалганын, тегелгәнен әйтегез әле.

Укучы: Бүрекләр, каешлар, сумкалар, итекләр, читекләр, туфлиләр, перчаткалар.

Өстәл янына чыгып күрсәтү.

Укытучы: Балалар, мин сезне бүген күннән эшләнгән әйберләр һәм күнгә бизәк төшерү сәнгате белән таныштырып үтәм. Халкыбыз гасырлар буенча үзенең тормышына, табигатькә карап сәнгать аша бу матурлыкны күрсәтергә тырышкан.

Безнең татар халкы элек-электән чигелгән күн киемнәре кияргә яратканнар. Оста тегүчеләр, чигүчелә аларны чәчәк бәйләмнәре төшкән бизәкләр белән бизәгәннәр.

Укытучы: Ягез, балалар, әйтегез әле, татар халык бизәкләренә нәрсәләр керә?

Укучы: Чәчәкле үсемлекләр.

Укытучы: Ә нинди чәчәк мотивларын очратабыз. (Тактада күрсәтү)

Укучы: Лалә, кыңгырау, дәлия, мәк, ромашка, яфраклар.

Укытучы: Әйтегез әле, балалар, бу бизәкләрне теккәндә, чиккәндә нинди төсләр кулланган икән осталар?

 Күннәрне күрсәтү.

Укучы: Алар төрле төстә – яшел, кызыл, сары , ак, зәңгәр булалар.

Укытучы: Ә күн төрле төстә булыр өчен аларны ни эшләтәләр?

Укучы: Аларны төрле төстәге буяуларга маналар.

Укытучы: Әйе, дөрес. Күнне Салават күперенең барлык төсләренә дә маналар. Аннары бизәк төшергәндә трафаретка салып кисәләр. Күн кисәкләреннән ясалган бизәкләрне мозаика тәртибендә урнаштырып, төсле җепләр белән тоташтырып чыгалар.

(Ике укучы бизәкләрдән мозаика тезеп күрсәтә)

Укытучы: Димәк, мозаика бизәге нигезендә нинди сурәтләр ята?

Укучы: Йөрәк, дулкын, лаләсыман, дулкынсыман сурәтләр ята.

Укучы: Күннән бизәкләп эшләнгән әйберләр һәрвакыт кул белән эшләнә. Шуңа күрә уникаль була.

Укытучы: Хәзер без сезнең белән читекләр бизәрбез.

 Практик эш.

Читекләр карау. Бизәкләрнең ничек урнашуларына игътибар итү.

Укытучы: Менә, балалар, сез дә шул бизәкләргә карап сокланыгыз, чөнки бу милли бизәкләр бездә генә бит. Зур үскәч, бәлки кайберләрегез чигүче, читекче һөнәрен сайларсыз. Безнең милли сәнгатебезне дәвам итәрсез, әгәр сез дәвам итсәгез, безнең гореф-гадәтләребез яшәр һәм чәчәк атар!

 Укучылар эше, аларның эшенә бәя бирү.

Читтә торган читеккә игътибар итү.

Укучы Читтә тора яңа читек

Ник уртага кермидер?

Тегеп кенә бетердек шул

Әле бии белмидер.

 Укучы: Аягымда чиккән читек

Карыйммы соң әле биеп.

Ничек оста бии читек

Тек-тек, тек-тек.

Чет-чет, чет-чет.

 Җыр. Луиза Батыр Болгари музыкасыНаил Касыймов сүзләре, “Арча читекләре”.

  1. Читек кигән, иген иккән

Халкым элек-электән.

Читек кигән халкым күреп

Дошман борылып киткән.

Их, Арча читекләре

Чигүле, искитмәле.

Арча читекләре киеп

Урамнан бер үт әле.

  • Чия пешкән, алма төшкән

Каюлы да, челтәрле.

Илдә итекләр күп булыр,

Читеккә соң җитәрме?!

Их, Арча читекләре

Чигүле, искитмәле.

Арча читекләре киеп

Урамнан бер үт әле.

  • Арча кызлары ник чибәр?

Читек кигәнгә чибәр.

Читек киеп уйнап, биеп,

Әйдә, бер җырлап җибәр!

Их, Арча читекләре

Чигүле, искитмәле.

Арча читекләре киеп

Урамнан бер үт әле.