Мин – Гыйбадуллина Ильмира Габделхак кызы. Педагогик стажым- 29 ел. Югары квалификацияле башлангыч сыйныф укытучысы.
Бүгенге көндә мин Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә гомуми урта белем мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укытам. Укучыларымны бик яратам, алар да мине хөрмәт итәләр. Без алар белән төрле бәйрәмнәр, кичәләр үткәрәбез, район, республика бәйгеләрендә катнашабыз. Ата-аналар да безнең зур ярдәмчеләребез. Алар белән уртак тел табып эшләве үзе рәхәт. Сыйныф җитәкчесе буларак “Милли гореф-гадәтләребез аша әхлаклы, намуслы һәм дус коллектив туплау” дигән проблема өстендә эшлим. Бу тема бүгенге көндә дә актуаль проблемаларның берсе булып тора. Үз эшемдә төп максат итеп, укучыларны һәр яктан да шәхес итеп милли рухта тәрбияләүне, аларны чын кешеләр итеп үстерүне, кешеләр арасында үз урынын табарга өйрәтүне куям. Шушы максаттан чыгып, төрле бурычлар билгеләдем:
Шулай ук эшемдә түбәндәге принципларга таянам: