Бала әдәпле булсын өчен нәрсә эшләргә?

  • 27 сентября, 2020

Әти – әниләргә киңәшләр

1. Әдәплелек – кешенең эчке культурасын билгели торган эшләрнең суммасы ул. Баланы кечкенәдән үк үз-үзен әдәпле тоту күнекмәләренә гадәтләндерү мөһим. Аны миһербанлы булырга, кылган эшләренең асылына төшендерә, «яхшыны яманнан аера белергә» өйрәтергә кирәк.

– Яхшы бул! Кешенең шатлыгын да, кайгысын да күрә бел, ярдәм итә улыр идебел, – дип өйрәтәбез.

– Намуслы бул! Битеңә оят китерерлек эшләр кылмаска тырыш, – дибез.

– Хезмәт итәргә өйрән. Бөтен уеңны, түземлегеңне, тырышлыгыңны һәм йөрәгеңне биреп эшләгән эш рухи яктан баета, аңыңны ача, – дибез.

– Горур булып, мөстәкыйльлеккә омтылып үс. Хисләрең якты, теләкләрең изге булсын, – дибез.

2. Өйдә «Иң игътибарлы» уенын оештырырга.

– Баланың елмаюына игътибар итегез. Чөнки баланың барлык эчке кичерешләре йөзендә чагыла. Димәк, бала үзен бәхетле хис итә икән, ул елмая, көлә. Ә йөзендә елмаю булган бала миһербанлы, ягымлы, нәзакатле, инсафлы була. Баланың инсафлыгы үзен дөрес тота, әдәп кагыйдәләрен үти белүендә, аның тышкы кыяфәтендә, сөйләшүендә чагыла. Өлкәннәр бу сыйфатларны балаларда үз урнәкләрендә һәм һәр кылган уңай эшләре белән, сабыйга, дусларча, мактау – хуплау сүзләре әйтеп тәрбиялиләр. Нәниләргә карата тәлапчәнлекне киметмичә, назга саранланмаска кирәк. Әгәр өлкәннәр балага ягымлы мөнәсәбәттә булсалар, балада уңай тойгы барлыкка килә.

3. Өйдә ял көнендә «Кем күбрәк «тәмле сүз» әйтә?» уенын уйнарга.

– Әти-әниләр балаларның һәрвакытта да үзләреннән үрнәк алып үсүләрен онытмасыннар иде. Шуңа күрә урамда барганда, очраган танышлары белән, күршеләре белән, шифаханәдә табиб белән тәрбияче һ.б. белән һәрвакыт итәгатьле итеп исәнләшергә, саубуллашырга кирәк. Гаиләдә иртән «хәерле иртә», ә кич белән «тәмле йокы» теләргә гадәтләндерү яхшы булыр иде. Әгәр бала нинди дә булса сәбәп аркасында исәнләшергә теләми икән, аны мәҗбүр итәргә ярамый. Соңыннан үзе белән аерым гына сәбәбен ачыкларга һәм ни өчен шулай эшләргә ярамаганын аңлатырга кирәк.

4. Ял, бәйрәм көннәрендә балалар белән бергәләп музейга, театрга барырга.

– Балаларны җәмгыять урыннарында тотанаклы булырга, кешенең игътибарын үзеңә артык җәлеп итмәскә, кычкырып сөйләшмәскә, тәртип һәм чисталык сакларга өйрәтү турында әңгәмә.

5. «Ышаныч күрсәтеп тәрбияләү»

– Тәрбияле әти һәм әни беркайчан да баланың кешелек дәрәҗәсен төшерергә тырышмый. Беркайчан да балага кычкырмый. Тәрбия чарасы итеп, бервакытта да тән җәзасын кулланмый.

– Әдәпле ата-аналар балаларына юкка-барга кисәтү ясамыйлар. Мөмкин булган һәр очракта балаларның мөстәкыйльлеген хуплап торалар.

– Ата-аналарның балаларына куйган таләпләре бердәм булырга тиеш.

– Балага куясы таләпләрне ата-аналар иң элек үзләренә куеп карасыннар. Шуңа күрә үз балаларына карата алар да әдәпле, игътибарлы булырга тиеш. Улыңа яки кызыңа «хәерле иртә», «тыныч йокы», «рәхмәт» кебек сүзләрне ешрак әйтергә, шулай ук аны эшләгән эше яки игътибары өчен мактарга онытмаска кирәк.

6. Табын янына беркайчан да баш киемендә утырырга ярамый.