Милли тәрбиянең төп нигезләре

  • 29 сентября, 2020

Халкыбыз: “ Үгет-нәсыйхәт – бездән, әдәп белү – үзеңнән”, – дип бик дөрес әйткән. Иң асыл рухи-әхлакый кыйммәтләр, дөрес яшәү кануннары ислам тәгълиматында һәм татар халкының тәрбия тәҗрибәсендә тупланган.

Тормышта очрый торган куркыныч гамәл-вакыйгалардан, явызлыклардан гыйбрәт ала белмәгән, мондый тормыш рәвешенең әхлаксызлык сазлыгына бату икәнлеген аңламаган кеше үзен бәхетсез тормышка дучар итә, нәсел-ыруын пычрата, ата-бабаларының бай рухи мирасын юкка чыгара. Бу, үз чиратында, милләтнең, халыкның, ил-җирнең тотрыклы үсешенә тискәре йогынты ясый.

Мәктәптә милли тәрбия процессы – гаҗәеп катлаулы, кешелек җәмгыятенең иҗтимагый, икътисадый, сәяси, педагогик һәм психологик шартларына бәйле күренеш. Милли яшәешкә юнәлеш бирүче милли тәрбия системасын ачыклаганда, күренекле педагоглар Р.Фәхреддин, К.Насыйри, Г.Баруди, М.Х.Корбангалиев, М.И.Мәхмүтов, В.С.Казыйханов хезмәтләре нигез итеп алынды. Бүген дә милли мәгариф өчен кыйммәтен югалтмаган бу педагогик хезмәтләр эшне максатчыл һәм нәтиҗәле итеп оештырырга зур этәргеч. Галимнәрнең өйрәтүләре бүгенге заман таләпләренә аваздаш. 

Милли тәрбия бирү нигездә дүрт юнәлештә алып барыла:

1.Укучыларны кешелек җәмгыятенең әхлакый нигезләре булган гомумкешелек кыйммәтләре белән таныштыру, аларның асылын аңлату, таныту.

2.Укучыларда җәмгыятьтә мөнәсәбәт нормалары булган гомумкешелек сыйфатларын формалаштыру.

3.Укучыларда милләт буларак яшәүнең төп шарты булган милли үзаң формалаштыру.

4.Укучыларның үз милләтенә хас уңай сыйфатларга ия булуы.

Дәресләрдән тыш тәрбия эшләре алып бару — балаларга төп белем бирүнең, аларны шәхес буларак үстерүнең аерылгысыз бер өлеше.

Мәктәп яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә халыкның милли традицияләренә нигезләнгәндә генә үзенең тәрбияви һәм белем бирү бурычларын уңышлы хәл итә ала.

Тәрбия эшебезнең  төп максаты — тормышка һәр яктан әзерлекле, камил, үз милләтенең, матди һәм рухи байлыкларын арттыручы, туган халкының киләчәген кайгыртучы шәхес тәрбияләү.

Бурычлары:

— халкыбызның милли үзенчәлекләрен, күркәм сыйфатларын, йола-гадәтләрен, гаилә этикасын кече яшьтән үк төшендереп, укучыларны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү, буыннар бәйләнешен тәэмин итү;

— әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, балаларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү, югары әдәп, әхлак сыйфатлары булдыру; иҗади сәләт һәм милли үзаң формалаштыру;

— туган телебез, мәдәниятебез үсеше өчен җаваплылык хисе булдыру;

— йолалар нигезендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Бүген без укучыларны туган телдә укырга һәм язарга өйрәтү белән генә чикләнмичә, һәр яклап камил шәхес тәрбияләүнең бер юнәлеше булган милли культура формалаштыру, халкыбызның милли-мәдәни рухын сеңдерү юнәлешендә эшлибез.

Әдәплелек, тыйнаклык, намуслылык, башкаларга хөрмәт белән карау кебек әхлакый сыйфатлар һәт милләт кешесенә дә хас. Милли культура формалаштыруда иң мөһиме – халык традицияләренә, гореф-гадәтләренә нигезләнеп, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Укучыларда милли мәдәният турында бербөтен күзаллау булдыру – туган телеңне белү һәм шул телдә аралашу; халык авыз иҗатын – әкиятләр, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, бишек җырларын белү; шигырьләр, җырлар өйрәнү; халыкка хас әдәп кагыйдәләрен, туган як табигатен, милли халык уеннарын белү дигән сүз.

Толерант шәхес тәрбияләү – ул укучыларда башка милләт кешеләренә, аларның мәдәниятенә уңай мөнәсәбәт булдыру дигән сүз. Без балаларда үз халкыбызга, үз илебезгә мәхәббәт тәрбияләү белән генә чикләнмичә, кайда яшәүләренә һәм нинди милләт кешеләре булуга карамастан – барлык халыкларны, аларның мәдәниятен, гореф-гадәт, традицияләрен хөрмәт итәргә, табигатьне яратырга өйрәтәбез, гомумкешелек кыйммәтләре белән таныштырабыз. Үз мәдәниятләре белән беррәттән, укучылар башка халыкларның да мәдәниятен, телен белергә тиеш.

 Педагог-галим В.Казыйхановның сүзләрен искә төшерик: “Әгәр укытучы-тәрбияче белән бала өчпочмакның ике ягын тәшкил итсә, өченче – таянып торган ягы  — ата-ана”. Мин аның бу фикере белән тулысынча килешәм. Кеше гамәлләренең әхлакый сыйфатларына бик яшьли нигез салына. Гаделлек, хезмәт сөючәнлек, кыюлык кебек уңай сыйфатлар яшьтән үк әхлакый гадәтләр буларак тәрбияләнгәндә генә, кешенең гомерлек ышанычлы юлдашына әйләнәчәк. Бала кечкенәдән үк үз-үзенә хезмәт күрсәтү һәм билгеле бер режимны үтәү бурычларын, нәрсәне эшләргә ярый, нәрсәне ярамый икәнлеген белергә тиеш. “ Кем дә булса, башкаларның гаепләрен тикшергәнче, беренче чиратта үзендә булган кимчелекләрне бетерергә, үзен яхшы итеп тәрбияләргә тырышсын”, — ди галим.

Балаларга дөрес тәрбия бирүдә ата-ананың абруе көчле. Аларның шәхси үрнәге генә балаларның мәхәббәтен яулый ала. Шуңа күрә ата-аналар дөрес тәрбияне иң беренче чиратта үзләреннән башларга тиеш. “Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз”, – ди Р.Фәхреддин.

Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазыйфасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ә моңа тиешле педагогик белем алу, тәрбия бирү чараларын белү, үтәү нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Ә мәктәп менә шул зур вазифаны башкара ала. Бу юнәлештә Р.Фәхреддин хезмәтләрен файдаланып, түбәндәге темаларга ата-аналар җыелышлары, кичәләр үткәрүбез.

  1. “Тәрбиядә ата йогынтысы”.
  2. “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр”.
  3. “Ни чәчсәң – шуны урырсың”.
  4. “ Кыз балалар, ир балалар тәрбиясе бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?”
  5. “Укучы нинди шәкерт әдәпләрен үтәргә тиеш”.
  6. “Ата-ана әдәпләре”.
  7. “Гаилә учагы нинди булырга тиеш”.
  8. “Хатын-кыз – дөньяның тоткасы”.
  9. “Изге балалар күктән төшмиләр”.
  10.  “Ата-ананың олуг бурычы”

В.Казыйхановның “Әхлак дәресләрен”, Р.Фәхреддиннең “ Балаларга үгет-нәсыйхәт” исемле китапларны класс сәгатьләрендә даими кулланам. Класс җитәкчесе буларак төп максатым – укучыларда халкыбызның буыннан буынга күчеп килгән әхлакый сыйфатларын тәрбияләү. Класс сәгатенең эчтәлегенә бәйләп, тормышта очрый торган гыйбрәтле мисаллар китерү, аларга бергәләп аңлатма бирү, укучыларны җәлеп итә торган алымнар куллану, уңай нәтиҗәгә китерер, дип уйлыйм. Тәрбия эшен оештыруда, эзлекле планлаштыруда “Сыйныф җитәкчесе календаре”н кулланабыз. Ул укучыларга сыйфатлы белем бирү, аларның физик һәм әхлакый сәламәтлеген ныгыту, яшь буынны интеллектуаль яктан тәрбияләү һәм үстерү, укучылар үзидарәсе һәм балалар хәрәкәте эшчәнлеген оештыру, милли, рухи, гражданлык һәм патриотик тәрбия, гаилә тәрбиясе бирү проблемаларын үз эченә ала.